Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы “Разумед” медицина үзәгенә клиника сайтына керүчеләрнең шәхси мәгълүматларын законсыз җыюны туктату бурычын куйган. Бу хакта “Татар-информ” күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Клиника сайтында метрик программа эшләве ачыкланган. Ул кемнәрнең сайтка керүен, аларны нәрсәләр кызыксындыруын һәм нинди сәхифәләрне карауларын билгеләү мөмкинлеге бирә.
Шул ук вакытта сайт администрациясе “Шәхси мәгълүматлар турында” законның төп ике таләбен бозган: сайтка керүчеләрне үзләре турында мәгълүматларның туплануы хакында кисәтмәгән, шулай ук аларның моңа ризалыгын алмаган.
Прокуратура клиника җитәкчелегенә закон бозуны бетерү таләбе куйган. Медицина үзәге таләпләрне үтәгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез