Шәһәр мэриясе командасы Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән җыелган меңләгән көндәшләрен узып китеп, «Дәүләт идарә командалары» номинациясендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә «Россия» үзәгендә узды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә
«Казан катлаулылык дәрәҗәсе буенча теләсә нинди бурычларны хәл итә алырлык идарәче кадрлар тупланган җирлек булды һәм шулай булып кала да. Без хезмәттәшләребезнең Россия күләмендә янәдән югары статусларын раслаулары белән горурланабыз һәм бу лаеклы җиңү шатлыгы белән уртаклашабыз. Аларның лидерлык сыйфатлары һәм тәҗрибәсе Казан, аның халкы файдасына илнең югары тизлектә үсә торган шәһәрләренең берсе буларак абруен ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышанычым зур», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бу сезонда Россиянең 89 төбәгеннән һәм 66 чит илдән килгән 15 мең 079 команда иң яхшылары исеме өчен көрәшкән. Финалга бары тик 280 коллектив кына чыга алган. Җиңү күп баскычлы бәяләү системасы аша яуланган: максатка ирешү юлында дистанцион этаплар, тестлар, онлайн-ярымфиналлар һәм катнашучылардан шулай ук физик, оборонога һәм хезмәткә әзерлекләре соралган нормативлардан торган сынаулар үтелгән.
Казан делегациясе төп ике номинациядә лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан командасы муниципаль берәмлекне тәкъдим итүче бердәнбер команда булган. Калганнары хөкүмәт төркемнәре буларак катнашкан.
«Дәүләт идарә командалары» номинациясендә Казан командасы җиңү яулаган. Команда составында – Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Шәһәр трансформациясе үзәге директоры Эмиль Хөснетдинов, Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова.
«Оешмаларның идарә командалары» номинациясендә финалга чыгучылар командасына Муниципаль сатып алулар һәм эчке муниципаль финанс контроле өлкәсендә контроль бүлеге башлыгы Анастасия Писова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе аппараты җитәкчесе Александра Рылова, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Илшат Сәлимҗанов, «Иске шәһәр» территориясе префекты Айрат Фәизов, Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Екатерина Ямбаршева кергән.
Финалга чыгучылар командасы лидеры Екатерина Ямбаршева бәйгенең һөнәри күнекмәләрне тикшерү буенча җитди сынау булуын билгеләп үтте.
«Безнең өчен бу зур сынау булды – бәйгедә үз мөмкинлекләребезне күрсәтә алдык һәм мин без булдырдык дип саныйм. Бәйге безне берләштереп кенә калмады, яшь җитәкчеләр буларак үсеш киңлекләрен күрергә ярдәм итте. Хәзер без шәһәребез файдасына куелган бурычларны гамәлгә ашырырга әзер проект төркеме булдык», – дип ассызыклады Екатерина Ямбаршева.
Җиңүчеләрне Россия Федерациясе президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко бүләкләгән. Катнашучыларга ихлас теләкләрен җиткереп, проектның социаль яктан гаять әһәмиятле булуына басым ясаган. Ул финалистларны ил президенты булдырган принципка нигезләнеп эш итәргә: уңышка «элемтәләр» хисабына түгел, ә бәлки хезмәт сөючәнлек, талант һәм һөнәри компетенцияләр хисабына ирешергә өндәгән.
Алтынчы сезон финалында 70 төбәктән барлыгы 1,4 мең идарәче катнашкан. Йомгаклау сынавы «идарә диктанты»на нигезләнеп үткәрелгән: бәйгедә катнашучыларга 50 катлаулы сорау бирелгән, җавапларга нибары 20 минут вакыт билгеләнгән. Бәйгенең һәр дүрт категориясе буенча 15 җиңүче команда билгеләнгән.
Финалга чыгучыларның шактый өлешен дәүләт хезмәте (60 кеше), сәнәгать (58 кеше) һәм банк тармагы (33 кеше) вәкилләре алып тора. Географик кисемтәдә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург алда бара.
Җиңүчеләргә быел көз көне үткәреләчәк бәйгенең суперфиналында катнашу мөмкинлеге, шулай ук «Сенеж» идарә остаханәсе белән бергә Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан эшләнгән «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының команда булдыру буенча махсуслаштырылган белем бирү программасында катнашу хокукы бирелә.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе 2017 елдан Россия Федерациясе президенты карары буенча үткәрелә. Барлык сезон нәтиҗәләре буенча бәйгедә катнашу өчен Россиядән һәм дөньяның 150 иленнән бер миллионнан артык гариза тапшырылган. Бәйгене уздыру чорында 650 дән артык катнашучы югары вазифага билгеләнгән. Бәйге «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты, илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез