Газетага язылу

Казан көтелмәгән сәфәрләр өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында беренче бишлеккә кергән

Татарстан башкаласы ТВИЛ сервисы төзегән көтелмәгән сәяхәтләр өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынны биләгән.

Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочидан гына калышкан, Краснодар, Анапа һәм Түбән Новгородны узып киткән. Шәһәрдә ике төн өчен уртача бәя 5285 сум тәшкил итә.

Көтелмәгән сәфәрләр өчен иң популяр шәһәрләр:

• Мәскәү – 11 процент, ике төн өчен уртача бәя – 4566 сум.

• Санкт-Петербург – 8 процент, ике төн өчен - 4266 сум.

• Сочи – 5 процент, өч төн өчен - 3435 сум.

• Казан – ике төн өчен - 5285 сум.

• Краснодар – ике төн өчен - 3550 сум.

• Анапа – ике төн өчен - 3972 сум.

• Геленджик – өч төн өчен - 4389 сум.

• Түбән Новгород – ике төн өчен - 5660 сум.

• Волгоград – ике төн өчен - 4062 сум.

• Ялта – ике төн өчен - 4096 сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре