Хөкүмәт Йортындагы брифингта Болгар ислам академиясе ректорының вазыйфасыннан китүен шәрехләделәр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әлегә бу вазыйфага кемне куячакларын әйтмәде.
- Данияр Абдрахмановның нигә отставкага китүен үзеннән сорарга кирәктер. Анда нинди ректор булуы мөһим түгел, академия алдында һәрвакыт үзгәрешсез бер бурыч тора иде. Бу - кадрлар әзерләү өчен җитди дини мәктәп формалаштыручы терәк вузларның берсе. Югары уку йортының яңа җитәкчесе рәсми рәвештә хәбәр ителер, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез