Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның наркотиклар сату иткән өчен үлем җәзасы кертү тәкъдимен шәрехләде. Искәртеп узабыз: кичә республика Президенты Дәүләт Думасы депутатлары белән әңгәмә вакытында наркобизнес белән бәйле кешеләрне гомерлеккә иректән мәхрүм итү яисә аларга үлем җәзасын кайтару яклы булуын әйткән иде.
– Ул бит безгә үлем җәзасын кире кайтару турында закон проектын кертергә күрсәтмә бирмәде. Президентка һәр иртә оператив рәвештә вазгыятькә бәйле мәгълүмат җиткерелә. Көн саен диярлек наркотиклар белән бәйле хәбәр була. Ул бу тарафка күбрәк игътибар бирергә чакырды, – диде Лилия Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез