Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, соңгы арада журналистлардан бу сорауга бәйле күп мөрәҗәгатьләр килгән. Хөкүмәт йортындагы брифингта коронавирус турындагы сорауларга җавап бирделәр.
- Коронавируска каршы көрәш республика штабы Татарстан халкына ерак сәфәрләргә, аеруча эпидемологик вазгыять начар булган илләргә чыгудан тыелып торырга тәкъдим итә. Бу - Кытай, Иран, Франция, Италия һәм башка илләр. Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать: язгы каникул җитү сәбәпле, сәламәтлекне куркыныч астына куймас өчен, Россиядән чыгудан тыелып торсыннар иде. Балалар сәламәтлеге мөһимрәк, - диде Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез