Чарада катнашучылар көз турындагы җырның берничә юлын рус ишарә телендә күрсәтергә өйрәнәчәк һәм аны ишарәләр аша башкарачак.
Дәресне рус ишарә телен камил белүче белгеч алып бара. Чарага саңгыраулар дөньясы белән кызыксынучылар, рус ишарә телен өйрәнүчеләр һәм бу телне башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр кушыла ала. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуга алдан теркәлү шарты белән 18:30 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннары бинасының дүртенче подъездында, лекторийда көтеп калалар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез