Казан Кремленең "Хәзинә" галереясендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан фотокүргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.
- Минтимер Шәрипович һәрвакыт зур игътибар җәлеп итә торган шәхес булды һәм әле дә шундый булып кала. Без аның тормышыннан 85 уникаль фотографияләрен тупладык, - диде ул.
Лилия Галимова сүзләренчә, күргәзмә бер айга якын дәвам итәчәк. Керү бушлай.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез