Июльдә әзер торакның бер квадрат метр бәясе июнь белән чагыштырганда 1,4 процентка арткан һәм 238,6 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы Мәскәүне узып китте, анда үсеш 1 процент дәрәҗәсендә иде, дип хәбәр итә «РБК Недвижимость».
Рейтингның лидеры - Красноярск (1,8 процент, квадрат метры 149,3 мең сумга кадәр). Беренче бишлеккә шулай ук Екатеринбург (+1,7 процент, 168,7 мең сумга кадәр), Түбән Новгород (+1,7 процент, 186,4 мең сумга кадәр) һәм Чиләбе (+1,5 процент, 124,2 мең сумга кадәр) шәһәрләре кергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез