Казан кызы Вероника Кудерметова Токиода Олимпиаданың теннис турнирында ярымфиналга чыккан

Россиянең теннисчы кызлары Вероника Кудерметова һәм Елена Веснина Токиодагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында парлы турнирның чирек финалында Украинадан апалы-сеңелле Надя һәм Людмила Киченокны җиңеп, беренчеләрдән булып ярымфиналга чыккан.

Безнең спортчылар уен башында ук көндәшләреннән көчлерәк булуын күрсәтеп, 3-0 исәбе белән алга чыккан. Кызларыбыз беренче партияне – 6-2, икенчесен – 6-1 исәбе белән җиңгән. Уен 1 сәгать дәвам иткән.
“Бүген без уенның башыннан ахырына кадәр әйбәт уйнадык, көндәшләребезгә җәелеп китәргә урын калдырмадык. Елена белән көннән-көн уңышлырак уйный башладык, дип уйлыйм”, – дип сөйләгән Вероника Кудерметова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

олимпиада Вероника Кудерметова

Көн хәбәре