Якындагы чара иртәгә, 17 июньдә 20:00 сәгатькә билгеләнгән. «КиноМохит» рубрикасы кысаларында тамашачыларга «Царевна-лягушка» (режиссеры Александр Әмиров, 2025 ел) фильмы күрсәтелә. Чара саф һавада уздырылганлыктан, шәһәр халкына һава торышын исәпкә алырга киңәш итәләр. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Киләсе сишәмбе, 23 июнь көнне, казанлыларны «татарча зумба» остаханәсенә чакыралар. Бию күнекмәләренә өйрәнү дәресендә этник композицияләр яңгыраячак. Остаханәдә катнашам диючеләргә яшь һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә. Чара 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе.
Июнь программасы балалар өчен «Казан мәчеләре» дип аталган күңел ачу чарасы белән тәмамлана. 29 июнь көнне 17:00 сәгатьтә яшь казанлыларга иҗади остаханә һәм сабын куыклары флешмобы оештырыла. Катнашу өчен шулай ук алдан теркәлергә киңәш ителә.
«Эшлекле дүшәмбе» утырышында Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе директоры Элина Табакчи «Җанлы Бистә» проектының бер ноктада гына үткәрелә торган чаралар кысасыннан чыгуын хәбәр иткән иде. Белем бирү, агарту һәм мәдәни афишалардан тыш, программа җирлекнең дизайн-кодын булдыру, шулай ук җирле музей киңлекләренең экспозицияләрен өлешләп яңартуны күздә тота.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез