Казан мәктәбендә атыш оештырган Галәвиевны Петербургка озатканнар

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев өстәмә экспертизалар үткәрү өчен Мәскәүдән Санкт-Петербургка озатылган, дип хәбәр итә Мәскәү иҗтимагый күзәтү комиссиясе җаваплы сәркатибе Алексей Мельников.

"Фаразлар буенча, Галявиевны Санкт-Петербургка экспертиза ясау өчен җибәргәннәр. Аны кайчан алып китүләрен төгәл генә әйтә алмыйм, әмма хәзер ул Мәскәүдә юк", - дигән Мельников.

Казанның 175нче гимназиясенең элеккеге укучысы Илназ Галиев 11 майда атыш оештырган иде. Анда тугыз кеше үлде, 23 кеше зыян күрде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

175 гимназия Илназ Галәвиев

Көн хәбәре