Шушы көннәрдә башкалабызның 149 нчы лицеенда Казан мәктәпләре җиһангирларының чираттагы җыены булып узды.
Лицейның фойесында балалар тарафыннан галәм темасына ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе, шунда ук истәлеккә фотога төшү өчен мәйданчык оештырылган иде. Актлар залында җыенда катнашучыларны лицейның музыкаль төркеме каршы алды. Кунаклар бер-берсе белән таныштылар, аралаштылар. Алар арасында ракета-космос тармагында эшләгән ветераннар, галимнәр, журналистлар, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары бар иде. Аннан соң җиһангирлар дискуссия мәйданчыгы кысасында “космик” сорауларга җаваплар бирделәр, фикер алыштылар. Илебез космонавтикасына нигез салган Сергей Королев һәм “Буран”ның төп төзүчесе Глеб Лозино-Лозинскийның 115 еллык юбилеен искә алдылар. Җиһангирлар һәм кунаклар 70 еллык юбилеена әзерләнүче легендар космодром Байконур турында да күп нәрсә белделәр.
Очрашуда катнашучылар чын күңелдән КНИТУ-КАИ профессоры Альберт Саттаровны 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Җыен музыкаль һәм биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр. Җиһангирларның киләсе җыены февраль аенда 10 нчы гимназиядә планлаштырыла. Ул галәмдәге тикшеренүләргә һәм космик системаларның куркынычсызлыгына багышлана. Җиһан һәм Ватан безне берләштерә! Татарстан җиһангирлары әнә шундый шигарь астында эшлиләр һәм яшиләр. Аларга уңышлар телик!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез