Казанда мәктәпләргә, лицейларга һәм гимназияләргә янаулы хәбәрләр килгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте телеграм каналы.
Хәбәрдә мәктәп җитәкчелегенең күрсәтмә буенча эшләве хакында әйтелә. Калган мәгариф учреждениеләрендә җитәкчеләр электрон почталарга янап язылган хат килү-килмәвен тикшерәләр.
Ата-аналардан хокук саклау органнары тарафыннан үткәрелә торган мәҗбүри тикшерүләрне аңлап кабул итүләрен сорыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез