Казан мәктәпләренә шартлаткыч кую турында хәбәр килгән

Бүген иртән Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч куелу турында хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мәктәп җитәкчелеге инструкция буенча эшләгән, хокук саклау органнары тикшерү үткәрә. Ата – аналарның куркынычсызлык чараларын аңлауларын сорыйбыз», - диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре