Казан мәктәпләрендә 25 “педагогик сыйныф” ачылды

Быел Казанда  барлыгы 25 педагогик  сыйныф эшли башлады. Шуларның 19ын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты шефлыкка алган. Күптән түгел “Яңа педагогик сыйныфлар”  проектына старт бирелде.

Әлеге сыйныфларлар укытучы һөнәрен популярлаштыру, югары квалификацияле белгечләр әзерләүне күздә тота. Мондый слетның институтта беренче тапкыр узуы икән.  Дөрес, республикада педкласслар туксанынчы елларда ук оешкан. 2022 елда аларга янә игьтибар артты.

Чарада  катнашучыларны  институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхметова, Казан мәгариф идарәсе белгечләре сәламләп, укучыларга уңышлар теләде.

– Педсыйныфлар  балага һөнәр сайларга булышу, булачак студентларны укытучы һөнәренә якынайту өчен оештырыла. Республикада укытучыларга ел саен ихтыяҗ арта. Рус теле, математика, башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчасында тәрбиячеләр җитми. Балалар саны арта бара. Мәктәпләрдә унар һәм аннан да артыграк беренче сыйныфлар ачыла. Демографик күтәрелеш шундый нәтиҗәләргә китерә, – диделәр КФУда.

Педагогик сыйныфларда укыганнарга вузга кергәндә нинди ташламалар бирелүен дә белештек. Андый ташлама каралмаган, әмма  укучылар институт белән тыгыз бәйләнештә булачак. Һәр шимбә көнне институтка килеп дәресләр алачак. Бу аларга КФУ уздырган чараларда катнашып, өстәмә баллар алу, институт мөгаллимнәре белән аралашу мөмкинлеге бирә, уку процессына якын булырга ярдәм итә. КФУда абитуриентлар өчен бик күп чаралар уза, аларда катнашучыларга, җиңүчеләргә өстәмә баллар бирелә.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре