Казан мәктәпләрендә 57 психология-педагогика сыйныфы ачылачак

Быелгы уку елында Казанның 28 мәктәбендә 57 психология-педагогика сыйныфы эшли башлаячак. Укыту программасына өстәмә дәресләр – психология һәм педагогика дәресләре кертеләчәк.

“Татар-информ” шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, укучылар укудан бушаган арада практика узачак. Кече сыйныф укучылары шулай ук фәнни конференцияләр һәм олимпиадаларда катнашачак.

Моннан тыш балалар вузлар белән хезмәттәшлек итәчәк. Өлкән сыйныф укучылары студентлар белән очрашачак, “Университет шимбәләре”ндә булачак, югары уку йортлары укытучылары белән танышачак.

Балаларны профильле сыйныфларга №1, 71, 81, 143, шулай ук №17, 107 һәм 126нчы гимназияләрдә җыячаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре