Казан мәктәпләрендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кире элемтәнең ике яңа формасын кертергә ниятли. Укучылар ашханәдә туклануны оештыруны QR-код ярдәмендә бәяли алачак, ә «Мәгариф картасы» кушымтасында сорауларга җавап бирә алачак, дип хәбәр иттеләр мэриядә.
Яңа уку елында департамент Казанның гына түгел, Татарстанның 178 районнарында яшәүче 10 мең мәктәп укучысы өчен кайнар аш әзерли . Башлангыч сыйныфларның 77 мең укучысы мәктәптә бушлай кайнар төшке аш ашый алачак. Кече сыйныф укучыларына өстәп, ташламалы категорияләрдәге, шул исәптән СВО катнашучылары балалары булган 18,6 мең укучы да бушлай ашатылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез