Казанның мәгариф учреждениеләре БПЛА һөҗүме куркынычы бетерелгәннән соң гадәти режимда эшен дәвам итә. Татарстан башкаласының мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, мәктәпләрдә икенче смена расписание буенча узачак, үзгәрешләр юк.
БПЛА һөҗүме куркынычы бетерелүгә карамастан, республика территориясендә пилотсыз куркыныч режимы саклана. Исегезгә төшерәбез, бүген Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында педагоглар, БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында, балаларны ышык урыннарга эвакуацияләгәннәр. Казан Мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, бу гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдиме буенча стандарт саклык чарасы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез