Казан мәктәпләрендә физика, математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми

Татарстан башкаласы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучылары, шулай ук рус теле, физика һәм математика укытучылары җитешми, дип сөйләгән эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Ул 5 октябрьдә укытучылар көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Бүген Казан белем бирү учреждениеләрендә 8 меңнән артык укытучы эшли. Алар арасында яшь белгечләр дә, күпьеллык хезмәт стажы булган кешеләр дә бар. Казанда 25 укытучының хезмәт стажы 50 елдан артык.

Соңгы ун ел эчендә Казан мәктәпләрендәге укучылар һәм укытучылар саны нисбәте елдан-ел арткан. 2013 елда ул уртача 15,9 пунктны тәшкил итсә, хәзер исә – 21,4. Соңгы ун ел эчендә шәһәр мәктәпләрендә укучылар саны 53 процентка, ә укытучылар саны 6 процентка гына арткан.

«Бу тагын бер кат әлеге өлкәдә белгечләр кирәклеген күрсәтә. Иң зур кытлык башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле, физика һәм математика укытучылары арасында», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре