Казан мэриясе «Алмаш» гаилә җыены уздыра

2 июньдә «Московский» мәдәният үзәгендә 15:00 сәгатьтән алып 19:00 сәгатькә кадәр «Алмаш» гаилә җыены узачак. Бу хакта Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында әйттеләр.

Әлеге чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелә. Проектның максаты - татар гаиләләрен җыю, аларны барлау, аларга татар телле мохит барлыгын күрсәтү.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан башкалада күп санлы чаралар уздырылачак. «Әмма алар арасында татар чаралары бик аз. Шуңа инде без менә шушындый җыен уздырырга уйладык. Җыенның программасы бик бай», - диде ул.

Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон сөйләвенчә, әти-әниләр өчен филология фәннәре докторы, профессор, полиглот Алексей Арзамазовтан «Туган телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип исемләнгән лекция, нейропсихолог белән балалар сәләтен ачуга багышланган очрашу, экспертлар катнашында «Татар баласын тәрбияләүдә ата кешенең роле» темасына дискуссия, ә балалар өчен микробиология, кул эшләнмәләре ясау буенча остаханәләр, «Апуш» театр студиясеннән актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча тренинглар һ.б. оештырылачак.

Чара дәвамында татар проектларына багышланган күргәзмә эшләячәк, татар китаплары, уенчыклары сатып алу мөмкинлеге булачак, шулай ук «Әминә» дип аталган анимацияле роликлар һәм әлеге проектның сайты тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» биюләре белән тәмамланачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге проект дәвамлы булачак. Киләчәктә аны башка урыннарда да уздыру ниятләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре