Казан Мэриясе Иске Татар бистәсе буенча сәяхәткә чакыра

7 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә экскурсия узачак.

Оештыручылар «Бистә: үткәне, хәзергесе һәм киләчәге» экскурсиясендә Иске һәм Яңа татар бистәләрендә яшәгән мәшһүр сәүдәгәрләр, галимнәр һәм хәйриячеләр турында өйрәнергә, XIII гасырдан XX гасыр башына кадәрге тарихка күз салырга чакыра.

Экскурсияне тарих, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Илзирә Гыйззәтуллина алып барачак.

Язылу өчен @Space111_bot телеграм-ботка фамилиягез, исемегез һәм телефон номерын җибәрергә кирәк.

Катнашу ирекле. Урыннар саны чикле. Очрашу урынын сылтама аша теркәлү узгач җибәрәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре