Газетага язылу

Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә

Бүген, 3 мартта, чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә.

Курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Дәресләр Казан шәһәре Башкарма комитетында атнага бер тапкыр узачак. Курслар 6 атна дәвам итәчәк.

  • Беренче төркем сишәмбе көнне 18.00 – 20.00 сәгатьтә шөгыльләнәчәк. Дәресләрне «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» бәйгесе призеры, шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова алып барачак.
  • Икенче төркемнең дәресләре чәршәмбе көнне 18.00 – 20.00 сәгатьтә узачак. Педагог — «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан шәһәре Мэры стипендиаты, күпсанлы татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре