Газетага язылу

Казан мэрының исемле стипендияләренә гаризалар кабул итү башланды

14 сентябрьдә Казанда шәһәр мэрының исемле стипендияләренә гаризалар кабул итү башланды.

 Бәйгедә яшьләр үзләренең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли хезмәтләрен тәкъдим итә ала. Программа яшь талантларга ярдәмне күздә тота, ә Казанны үстерүгә кагылышлы иң яхшы идеяләр тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Дөньяның бик тиз үзгәрүен, яңа технологияләр пәйда булуын күреп торабыз, әмма кеше акылын бернәрсә дә алыштыра алмый. Мондый бәйгеләр шәһәрдәге, илдәге һәм дөньядагы тормышны яхшыртырга теләгән сәләтле яшьләрне ачыкларга ярдәм итә. Без проектлар белән шәхсән танышабыз. Әлеге проект тарихында яхшы хезмәтләр күп булды. Катнашучылар арасында безнең командага кушылучылар да, үз юлы белән китүчеләр дә бар, әмма аларның һәркайсы үз сәләтенә ия һәм дөньяны үзгәртергә омтыла. Катнашучыларның мөмкин кадәр күбрәк булуына шатланыр идек, аларны Ратушага зур канәгатьлек белән чакырып, иң уңышлыларын билгеләп үтәчәкбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны 31 октябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. Документлар электрон рәвештә «Россия яшьләре» федераль автоматик нигездә эшләүче мәгълүмат системасы аша тапшырыла. Нигезләмә таләпләренә туры килгән катнашучылар проектларын ачык яклау этабына чакырылачак. Белгечләр комиссиясе алдында чыгыш ясаулар декабрь башына планлаштырылган.

Иҗади һәм фәнни эшләр биш төп юнәлеш буенча кабул ителә: алар арасына табигать һәм медицина фәннәре, техника һәм авыл хуҗалыгы фәннәре, социаль фәннәр, гуманитар фәннәр һәм яшьләр сәясәте кергән.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 38 иң яхшы хезмәт сайлап алыначак. Стипендия күләме катнашучының категориясенә карап билгеләнгән. Димәк, аспирантлар һәм ординаторлар өчен – 50 мең сум, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре өчен – 35 мең сум, урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен 30 мең сум каралган.

Шәһәр Мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм Казанның мактаулы кунаклары катнашында стипендияләр тапшыру тантанасы декабрь аенда Казан Ратушасында узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре