Газетага язылу

Казан метрополитены Җиңү көнендә озайтылган режимда эшләячәк

Казан метрополитены 9 Майда көчәйтелгән эш режимына күчә һәм 00:30 сәгатькә кадәр ачык була.

Пассажирларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык станцияләрдә метро хезмәтләре вәкилләренең кизү торуы көчәйтелә. Шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәм концертыннан һәм салюттан соң өйләренә кайтып җитә алсын өчен, линиягә өстәмә электр поездлары чыгарылачак.

9, 10 һәм 11 майда җир өсте электр транспортының эше ял көне графигы буенча оештырылачак. Шул ук вакытта, 9 майда 2нче троллейбус маршруты хәрәкәтен тулысынча туктата, ә 7нче маршрут Елга портына кадәр генә барачак.

9 Майда «Үлемсез полк» акциясен үткәрү вакытында 11:00-17:00 сәгатьләрдә берничә троллейбус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрә. 3, 5 һәм 7нче маршрутлар Варвара чиркәве каршындагы «Үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталышыннан соң борылачак. 8нче маршрут исә Универсиада авылыннан Габдулла Тукай исемендәге скверга кадәр йөриячәк.

10 майда 2нче троллейбус хәрәкәте «1000 еллык мәйданы» ачылганнан соң яңадан торгызылачак. 7нче маршрут троллейбусы Ташаяк урамы ачылганнан соң тимер юл вокзалына кадәр йөри башлаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре