Казан метрополитенында поездлар хәрәкәте үзгәрә

Иртәгә, 3 сентябрьдә, Татарстан башкаласының метрополитены иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә поездлар хәрәкәте аралыгын тагын да кыскартачак. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәнге 7:00дән 9:00гә кадәр, 17:00-19:00 сәгатьләрдә линиядә 11 минут 3 секунд аралыгында электр составлары йөриячәк. Хәрәкәт графигының үзгәрүенең сәбәбе – «пассажирлар агымының артуын исәпкә алып», платформаларны тиз бушатуны тәэмин итү.

Яңа график «Метроэлектротранс» сайтында, предприятиенең Телеграм-каналында һәм метрополитенның барлык станцияләрендә – мәгълүмат стендларында бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре