Газетага язылу

Казан миллионлы шәһәрләр арасында торак квадрат метры бәясе буенча алдынгылар рәтенә кергән

Казанда 2026 елның февралендә яңа төзелешләрдә квадрат метр бәясе гыйнвар белән чагыштырганда 2,7 процентка арткан һәм 259 мең сумга җиткән.

Мондый мәгълүматларны нейрочелтәр тарафыннан башкарылган анализ нигезендә фатирлар буенча «Яндекс» тематик эзләү экспертлары китерә.

Беренчел базарда 57,9 кв.метр  мәйданлы фатирның уртача бәясе 14,4 млн сумга җиткән. Квадрат метр бәяләре дәрәҗәсе буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, Россиянең иң кыйммәтле миллионлы шәһәрләре өчлегенә кергән.

Яңа төзелешләрдә тәкъдимнәр саны бигрәк тә комфорт- һәм бизнес-класста арткан.

Миллионлы башка шәһәрләрдә квадрат метрның бәясе февральдә үзгәрмәгән диярлек һәм 205 мең сум булып калган. 500 меңнән артык халкы булган эре шәһәрләрдә квадрат метрга бәя нибары 0,5 процентка арткан һәм 178 мең сум тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре