Казан мөгаллиме: “9 Май “шашлык бәйрәме”нә кайтып калмасын иде”

Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Белем. Беренчесе” илкүләм марафоны башланды. Татарстан Милли китапханәсендә узган чарага республика вузлары, көллиятләре студентлары, аларга белем бирүче мөгаллимнәр дә килгән иде.

– Бу чараны үткәрүчеләргә бик зур рәхмәт. Бик кирәкле марафон. Ни өчен дигәндә, бүген күп яшьләр сугыш темасын бөтенләй белми диярлек. 9 Май "шашлык бәйрәме"нә кайтып кала. Азатлык өчен сугышкан, көч түккән әби-бабаларыбызны искә алып, һәйкәлләргә, зиратларга барып, каберлекләрен чистарту – безнең бурыч, –ди Казан төзелеш көллияте укытучысы Мөнирә Рәхимова. – Минем бабаем Фәтхрахман Хәбибуллин 1941 елда фронтка китә. 1944 елда яраланып, туган җиренә кайта. Бабаем 1987 елда фани дөньядан китеп барды. Мин – бабай тәрбиясендә үскән кыз. Хәзер дә җаныма җитми ул. Ел саен 9 Майда һәйкәл янына чакырып, аңа медаль бирәләр иде. Шул чакта бабамның илгә җиңү китерүе белән горурлана идем. Хәзер дә горурлык хисе сүнми. Балаларыма да сөйлим, оныкларыма да шуны җиткерәсем килә. 1941-1945 еллар – изге еллар. Аны сакларга, хәтердә калдырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре