Казан «Новая волна-2025» фестивален кабул итәргә әзерләнә

2025 елның 21–26 августында Казан Россиянең музыкаль тормышының үзәгенә әвереләчәк — биредә популяр башкаручыларының  «Новая волна» Халыкара бәйгесе  узачак.

Әлеге дәрәҗәле фестиваль Татарстан башкаласында тәүге тапкыр узачак һәм аның яңа мәйданчыгы — New Wave Hall, «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан заманча каплаулы концерт залы булачак. Бу бина шундый зур күләмле чараларны үткәрү өчен әзерләнә.

«Новая волна» фестиваленә 2002 елда Юрмалада нигез салынган һәм 2014 елга кадәр шунда уздырылып килде. 2015 елдан башлап конкурс Россия шәһәрләрендә үткәрелә башлады, ә хәзер аның яңа йорты – Казан булачак. Бу — шәһәр мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды.

«Новая волна– 2025» программасы бик бай булырга охшап тора: сәхнәдә яшь конкурсантлар да, Россия эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясаячак. Жюри составына танылган артистлар Филипп Киркоров, Люся Чеботина, Анна Asti, Алсу, Дима Билан, Николай Басков, Сергей Лазарев, Олег Газманов бар.

Жюри әгъзаларыннан тыш, фестивальдә гадәттәгечә дистәләгән чакырылган йолдызлар чыгыш ясаячак һәм һәр көнне сәхнәгә 150гә кадәр артист чыгачак.

Казан халкы һәм кунаклары өчен бу  яңа исемнәрне ачу һәм танылган артистлар белән очрашу мөмкинлеге бирәчәк онытылмаслык музыкаль вакыйга булачак.

Регина Гыйниятуллина 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре