Казан оптика-механика заводында тепловизорларны күпләп җитештерә башлау күздә тотыла. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов заводта булып, биредә эшләп чыгарыла торган продукция белән таныштырылды.
Тепловизор бүлмәгә керүчеләрнең тән температурасын читтән торып үлчәү мөмкинлеге бирә. Берьюлы 30 кешенең температурасын үлчи ала. Аппарат теге яки бу предприятиенең ишек төбенә урнаштырылганда, аның эшләве өчен билгеле бер шартлар булдырылган очракта, чирләүче хезмәткәрләр өчен производствога юл ябылырга мөмкин.
“Александр” фәнни-җитештерү берләшмәсе эшләгән җайланма пандемия шартларында зур предприятиеләр өчен бик кирәкле әйбергә әйләнә. Һава шартларының көйсезлеге аңа комачауламый: тепловизорны урамда да урнаштырырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез