Җәмәгать бакчасында теләгән һәр кеше бушлай чәчәкләр, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш утырта, җәй буе аларны карый һәм сентябрьдә үз уңышын җыя ала.
Сезон ачылышы көнендә шәһәр бакчачылары өчен түтәлләр бүлеп биреләчәк, «Туфрактан – туфракка» бергәлеге активистлары исә үсемлекләрне дөрес утыртырга өйрәтәчәк.
Чарада катнашучыларга берьеллык чәчәкләр, артык озын булып үсми торган яшелчәләр сайларга киңәш ителә. Орлыкларның һәм үсентеләрнең кайбер төрләрен оештыручылардан бушлай алырга була, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Шәһәр паркларының берсендә түтәл хуҗасы булырга теләүчеләрдән 22 май көнне 12:00 сәгатькә кадәр әлеге гаризаны тутырулары сорала.
Оештыручылар үзеңә бүлеп бирелгән түтәлне җәй буе карарга кирәк, дип кисәтә. Ташландык хәлдә калдырылган җир өлешен клубның башка кешесенә бирәчәкләр.
Алдарак шимбә көнне, 23 майда, Горки-Әмәт урманында Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон ачылышына багышланган зур фестиваль уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез