Бүген социаль челтәрләрдә Казанның Тинчурин паркындагы күлдә бер ир-атның мәете калкып чыгуын күрүләре турында хәбәр таралган.
“Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, чыннан да, коткаручылар киемен салмаган ир-ат мәетен судан тартып чыгарган һәм аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Бәхетсезнең, аягы таеп, ярдан суга егылып төшү ихтималы бар. Аның кем икәнлеге билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез