«10 сентябрь кичендә икенче тур, шулай ук «Мастер-класс» һәм «Мәгърифәтчелек практикумы» конкурс сынаулары йомгаклары буенча Россиянең 5 иң яхшы туган тел укытучысы билгеле булды», – диелә хәбәрдә.
Курашина шулай ук «Иҗтимагый танылу» махсус номинациясендә дә җиңде. Аның видеопрезентациясе тавыш бирү тәмамланган вакытка 24 меңнән артык карау һәм 13 меңнән артык тавыш җыйган.
Бүген финалистлар Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова катнашында өченче турда - «Үсеш векторы» конкурс сынавында көрәшне дәвам итәчәк.
Аның нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнәчәк.
Конкурс Липецкида – узган елгы җиңүче, Липецкиның 51нче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Ситникованың туган ягында уза. Анда Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог (85 укытучы һәм 46 балалар бакчасы тәрбиячесе) катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез