Елена Маркелова дәүләт башлыгыннан мошенникларның кемнәрдер өчен ала торган кредитларын банкларның ничек хуплавын сораган.
Казанда яшәүче Елена Маркелова туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Ул аферистларның үзен 2 миллион сум чамасы кредитка батыруы турында сөйләгән.
– Күптән түгел генә дәүләт хезмәтләре аша мошенниклар корбанына әйләндем. Ике банкка 1,9 миллион сумлык кредит бурычын түләячәкмен. Банклар 18 мең сум пенсия алучыга мондый зур кредитларны ничек хуплый да, кереме турында бернинди документлар сорамый икән? Айлык түләү күләме пенсия күләменнән артып китә бит, – дигән Маркелова.
Россия Президенты пенсионерга банкларның кредитларны тиз бирергә өйрәнгәнлекләрен, әмма клиентларының түләүгә сәләтле булуларын да тикшерергә бурычлы икәнлекләрен әйткән. Россия Үзәк банкы билгеләгән кагыйдәләр бар, дигән ул.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы бу мәсьәләне тәртипкә салырга кирәклеген белдергән.
– 50 мең сумга кадәр онлайн-режимда бирсеннәр дә инде. 50 000 нән 200 000гә кадәр кредит рәсмиләштерү очрагында – кешеләргә нәрсәләрнедер тикшерү өчен вакыт бирергә кирәк. Ә 200 000 мең һәм аннан күбрәк кредитларны – берничә көнгә сузарга, дигән Россия Президенты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез