Казан пляжларында коткаручылар санын арттырдылар

Казанда 1 июньдә су коену сезоны ачылды, ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Казан халкы һәм кунаклары өчен биш муниципаль пляж эшли: «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомол күле» һәм «Зур Аккош күле». Аларның һәрберсендә коткаручылар көн саен кизү торачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбедә сөйләде, дип яза "Татар-информ".

Коткаручылар көн саен 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кизү торачак. «Түбән Елга аръягы» һәм «Комсомол күле» пляжларында бер сәгатькә озаграк – 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр кизү тору каралган. Ял итүчеләрнең иминлеген һәр объектта өчәр кеше күзәтәчәк, «Комсомол» һәм «Зур Аккош» күлләрендә өстәмә коткару постлары оештырылачак.

«Пляжлар иртәнге 7дән үк тулы, кешеләр эш көне башланганчы йөзәргә килә. Анда 9.00 сәгатьтән түгел [коткаручылар], иртәрәк кирәк», — дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров.

Сергей Чанкин бу шелтәгә җавап итеп, ачылган пляжларда «үле» зоналар юклыгын, аларның һәрберсендә көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары күрелүен раслады.

«Бездә үле зоналар юк. «Комсомол» һәм «Зур Аккош» күлләрендә финанслау арту хисабына без коткаручылар һәм постлар санын арттырдык <...>. Шәһәр халкын су янында ял итү өчен коткаручылар һәм медицина хезмәтләре эше тиешенчә оештырылган муниципаль пляжларны гына сайларга чакырасым килә. Искәртеп үтәм, узган ел шәһәр пляжларында 22 ял итүче, шул исәптән 5 бала коткарылды, 600гә якын ял итүчегә табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтелде», - диде Чанкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре