Казан продюсеры Стас Михайловтан миллион сум таләп итә

Казан продюсеры Фәрит Мөхәммәдьяров Россия эстрадасының популяр җырчысы Стас Михайловны судка биргән. Бу хакта Mash телеграмм-каналы хәбәр итә.

Конфликт зур сумма аркасында килеп чыга. 2020 елның мартында Мөхәммәдьяров Михайловның Казанда чыгышын оештырган була. Әмма коронавирус аркасында җырчы килмәгән, аның каравы ул 1,1 млн сум акча алган, аны кире кайтармаган.

Продюсер судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Тик музыкант пандемия форс-мажор дип санала, акчаны кире кайтармыйм дип белдергән. Продюсер, үз чиратында, коронавирусны лаеклы сәбәп дип санамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре