Нәфиев гаепле дип табылып, 7 ел катгый режимлы колониягә, 5 миллион сум штрафка хөкем ителде. Шулай ук аны юстиция киңәшчесе чиныннан һәм ТРның атказанган юристы исеменнән мәхрүм иттеләр.
«Гаепле дип танып, Кучинскийга – 9 ел катгый режимлы колониягә, 61 миллион сум штрафка; Коклягинга – шулай ук 9 ел катгый режимлы колониягә, 61 миллион сум штрафка; Бойковка – 10 ел катгый режимлы колониягә, 6 миллион сум штраф билгеләргә», – дип игълан итте суд мәскәүлеләргә карата хөкем карарларын.
Моңа кадәр, прокурор Нәфиев өчен 13 ел иректән мәхрүм итүне сораган иде. Шулай ук гаепләүче Бойковка 17 ел һәм 181 миллион сум штраф, Кучинскийга 15 ел һәм 180,5 миллион сум, Коклягинга 15 ел һәм 180,5 миллион сум штраф сораган иде.
Тикшерү версиясе буенча, 2019 ел ахырында Кучинский банкротка чыккан «НАСКО» иминият компаниясенең бенефициары, җинаять эше аркасында качып йөргән Александр Кондратенковка ярдәм тәкъдим иткән. Кучинский һәм аның иптәшләре Кондратенковны җинаять эшеннән коткару өчен хокук саклау органнары вәкилләренә ришвәт бирүдә арадашчы булырга тиеш булган. «Решалалар» ярдәм өчен 2 миллион доллар сораганнар.
Аннары мәскәүлеләр Казан прокуроры урынбасары Гомәр Нәфиевка мөрәҗәгать иткәннәр һәм Кондратенковка каршы эшне туктату өчен аңа акча тәкъдим иткәннәр. Нәфиев ризалашкан, әмма җинаять эшен туктата алмаган һәм мәскәү «решалалары» белән бергә мәхкәмә утырышына эләккән.
Иң кызыгы, ул Кондратенковтан алынган 132 миллион сум акчаның 3 миллионы гына аңа эләккән. Алданган Кондратенковтан алынган калган акчаны мәскәүлеләр үзләре бүлешкәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез