Казанның 2 нче Хәрби шәһәрчегендәге йорт диварында Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Дамир Исламов истәлегенә мурал барлыкка килде. Аны рәссам Азат Алиев ясаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
«Мурал ясау идеясе танк училищесыныкы һәм минеке иде. Исламовның батырлыгы мине илһамландырды. Безнең илебезгә шундый кешеләр кирәк», - ди Азат.
Муралны ясау өчен берничә көн кирәк булган. Хәзер рәссам эшен тәмамлап килә.
Дамир Исламов хәрби бирем үтәгәндә 7 мартта һәлак булды. Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танк экипажы ЛНРдагы Северодонецк районында Золотое шәһәре янында дошманның ныгытма районына һөҗүм итте.
Исламов экипажы дошманның дүрт танкын юкка чыгарган, әмма бишенче танк аларга һөҗүм ясаган. Т-72Б1 танкы экипажы тулысынча һәлак була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез