Хәзерге минутларда Казан Ратушасында «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең утырышы бара. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Чарага дөнья һәм федераль дәрәҗәдәге сәясәт, бизнес вәкилләре, дин әһелләре җыелды.
Стратегик караш төркеме утырышының быелгы темасы - «Этномәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауда Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе».
Утырышны ачып, Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин ил Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез