Казан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты коронавирустан үлгән

Казан һәм Татарстан Республикасы Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәләлетдинов Covid-19 коронавирусыннан вафат булган, дип яза "Татар-информ".

Аның үлеме турындагы мәгълүматны Ассоциациядә расладылар. «Ул коронавирус аркасында вафат булды. Аны җирләү урыны әлегә билгеле түгел», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Ренат Җәләлетдинов 1952 елның 6 августында туган. Казан һәм Татарстан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясеннән тыш, ул «Брупер-Нәүрүз» ҖЧҖ (эшчәнлекнең төп төре — үз милкен яки арендага алынган күчемсез милек белән идарә итү һәм арендалау) белән дә җитәкчелек иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре