17–19 сентябрьдә Казан янәдән мәгълүмати технологияләр, ясалма фәһем һәм... роботлар башкаласына әвереләчәк. Бу көннәрдә Kazan Digital Week – 2025 форумы узачак. Быел әлеге чарада катнаша торган илләр дә, юнәлешләр, белгечләр саны да, күргәзмә мәйданы да бермә-бер артыграк булыр дип көтелә. Хөкүмәт йортында форумның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чын түгел ясалма
Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин быел «KDW» (Kazan Digital Week) форумында тәүге тапкыр катнаша торган илләр шактый булачак дип белдерде.
– Быел катнашачак илләр саны рекорд куйды – дөньяның 74 иленнән кунаклар көтәбез, – диде ул. – Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Малайзия, Казахстан, Нигерия, Кувейт, Төркия, Молдова кебек илләрдән катнашучылар булыр дип көтелә.
Кунаклар күп булуын аңладык. Алар өчен нәрсә әзерләнә соң? Министр сүзләренә караганда, быелгы форумның үзенчәлеге берничә. Беренчесе турыдан-туры Россия төбәкләреннән киләчәк кунакларга кагыла.
– Төбәкләрдәге коллегалар белән без «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектына нәтиҗә ясаячакбыз. Шул нәтиҗәгә нигезләнеп карарлар кабул ителәчәк. Нәкъ менә шул карарлар безнең тармакның 2026 елдагы эшчәнлегенең нигезен тәшкил итәчәк, – дип сөйләде Айрат Хәйруллин.
Шулай ук форумда катнашучылар өчен 160 лап секция әзерләнә. Узган елгы белән чагыштырсак, ике мәртәбә күбрәк бу сан. 1200 ләп спикерның чыгыш ясавы көтелә. Аларның 60 ы – чит ил белгечләре.
– Быелгы программаның төп юнәлеше – ясалма фәһем. Бу юнәлешкә багышланган махсус фәнни конференция дә узачак. Моннан тыш, дәүләт идарәсендә һәм икътисадның төп тармакларында ясалма фәһемнән файдалануга багышланган чаралар да көтелә, – дип сөйләде министр.
Роботлар да катнаша
Kazan Digital Week – 2025 форумында бер генә кеше эшли торган компанияләр өчен яңа белем бирү проекты да тәкъдим ителәчәк.
– IT-эшмәкәрләр әзерләү һәм укыту буенча проект ул. Аның кысасында ясалма фәһемгә нигезләнеп эшли торган автоматлаштырылган системалар тәкъдим ителәчәк. Алар ярдәмендә компаниядә нибары бер генә кеше эшли алачак. Башка вазыйфалар исә ясалма фәһемгә тапшырыла, – дип аңлатты Айрат Хәйруллин.
Мәгълүмати технологияләр өлкәсеннән бөтенләй ерак булган кешеләр өчен дә бер кызыклы чара көтелә. «KDW» кысасында кечкенә роботларны көч сынаштырачаклар.
– Анда авырлыгы 1,5 килодан артмаган роботлар катнашачак. Приз фонды – 1 млн сум, – диде министр. – Мини-роботлар ярышында Татарстан районнарыннан 22 команда көч сынашачак. Алар өчен бу яңа тәҗрибә булачак. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 16 команда килүе көтелә.
Ярыш 17–19 сентябрьдә «Казан Экспо»да узачак. Сүз уңаеннан, форумга теләгән һәркем теркәлеп, роботлар ярышын да, 15 мең квадрат метр мәйданда оештырылган күргәзмәне дә килеп күрә ала. Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе директоры Артем Сафин белдергәнчә, күргәзмәдә 286 компания IT тармактагы казанышларын тәкъдим итәчәк.
Файдалы җыен
Быел да форумда фән, бизнес һәм дәүләтнең берләшү мәсьәләләре аерым каралачак. Шулай ук чарада Татарстан Фәннәр академиясе проектлары тәкъдим ителәчәк. Академия президенты Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, шундыйларның берсе – Tatcoin.
– «Tatcoin токен»ын (исәп-хисап берәмлеге) республика партнерлык финанслары җәлеп итү максатыннан эшләде, – диде ул. – Миңа калса, ул киләчәктә Россия һәм ислам дөньясында элемтәләр ныгыту юнәлешендә зур роль уйнаячак.
Рифкать Миңнеханов Казанда уза торган форумның нәтиҗәлелегенә дә тукталды.
– Әлеге форумның төп нәтиҗәсе – без шушы еллар дәвамында барлык алдынгы технологияләрне дә бер урынга туплый һәм берләштерүгә ирештек, – диде ул. – Күргәзмәдә катнашучыларның 83 проценты нинди дә булса нәтиҗәгә ирешкән, яңа хезмәттәшләр тапкан. Бу – зур сан. Моңа өстәп, теләсә кайсы форум һәм күргәзмә – күпме кеше өчен эш урыны да. Аны бит оештырасы бар. Моннан тыш, форумда катнаша торган компанияләр салым түли. Без бюджетка авырлык китермибез, әле күпмедер керем белән дә тәэмин итәбез.
Kazan Digital Week – 2024 – саннарда
19 000+ катнашучы
215 компания
56 ил
Kazan Digital Week – 2025 – саннарда:
20 000+ катнашучы
286+ компания
74+ ил
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез