Казан Россиянең футбол буенча Суперкубок матчын кабул итә

Бу шимбә Татарстан башкаласында Россиянең футбол буенча Суперкубок матчы уза. «Ак Барс Арена» стадионында Мәскәүнең «ЦСКА» командасы һәм Краснодарның «Краснодар» командасы очраша. Ярыш 18.00 сәгатьтә башлана. Моңа кадәр футбол җанатарларын кызыклы программа көтә.

Билгеле булганча, Россиядәге яңа футбол сезоны традиция буенча ил чемпионы һәм Кубок иясе арасында очрашу белән башланып китә.

Футбол башланганчы җанатарлар концерт карарга, кызыклы ярышларда катнашырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре