Газетага язылу

Казан – Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында үсентеләр мәйданы буенча лидер

Быел шәһәрдә тагын дүрт иҗтимагый киңлекне төзекләндерергә җыеналар. Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында яшел үсентеләр мәйданы буенча алда бара. Тикшеренүләр барышында Казан федераль университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Төрле форматтагы яшел зоналар ТР башкаласында 39,4 мең га, ягъни шәһәр территориясенең 61 процентын алып тора. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасы сессиясендә Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәрне яшелләндерүгә йорт яны кишәрлекләре зур өлеш керткән. Алар гомуми яшелләндерүнең 16 процентын били. 2025 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында Казанда өч эре иҗтимагый киңлек яңартылган: Серов урамындагы инклюзив бульварның икенче участогы, Акчарлак күлләре тирәсендәге территория, «Зилант» скверы. Быел Казанда дүрт җәмәгать киңлеген төзекләндерергә җыеналар. Шулай ук Мәскәү районында Серов урамындагы инклюзив бульварында эшләр тәмамланачак. Исегезгә төшерәбез: биредә эшләр 2023 елдан бирле этаплап алып барыла. Күл тирәсендә күзәтү мәйданчыклары булган җәяүле зона булдыру һәм бульварга керү өчен тагын бер зона каралган.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә «Тәбриз» скверын төзекләндерү башланачак. Ул 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирүдә җиңүче булды. «Сквер балалар хастаханәсе янында урнашкан, шуңа күрә монда беренче эш итеп балалар мәйданчыгын ясаячаклар, ул хастаханәнең кечкенә пациентларына да, шулай ук якын-тирәдәге йортларда яшәүче балаларга да ачык булачак. Соңгы биш елда гына да Казанда җәмәгать урыннарының гомуми саны 20 гә – 150 дән 170 кә кадәр артты. Парк һәм скверларның гомуми мәйданы исә 449 гектардан 627 гектарга җитте», – диде шәһәр башлыгы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре