Газетага язылу

Казан шәһәре музейлары коллекциясеннән «Ислам сәнгате» күргәзмәсе ачыла

17 апрельдә (15.00 сәгатьтә) Казан Ратушасында шәһәребезнең музейлары коллекциясеннән «Ислам сәнгате» күргәзмәсе ачыла.

Борынгы Татарстан җире һәрвакыт яңаны булдыру рухы, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр бергәлеге, милләтара һәм конфессияара тынычлык-татулыкка омтылуы белән аерылып торган.

Татар халкының тарихы, традицияләре һәм көндәлек тормышы белән аерылгысыз бәйле ислам мәдәнияте исә бу казанышларның аерылгысыз өлешенә әйләнгән.

Бик күп чорларны үз эченә алган экспозиция 200гә якын экспонаттан тора. Алар Идел буе төбәгендә, Идел һәм Кама елгалары арасында уникаль мөселман мәдәнияте турында сөйли. «Ислам сәнгате» күргәзмәсе экспонатлары, бик зур ислам дөньясының үзенчәлекле, тиңдәшсез хәзинәсе буларак, Идел буе төбәге мөселманнарының мәдәниятен күзаллау мөмкинлеге бирә.

Күргәзмәдә Татарстанда күп гасырлык ислам тарихын чагылдыручы тиңдәшсез ядкәрләр белән танышырга мөмкин. Болар – археологик табылдыклар, китаплар, кулъязмалар, борынгы гамәли сәнгать ядкәрләре, заманча сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре.

922 елда Болгарда ислам динен кабул итү татар халкы тормышында аерым бер роль уйнаган. Болгар Идел буе төбәгендә һәм Көнчыгыш Европада ислам динен тарату үзәгенә әйләнгән.
«Ислам сәнгате» күргәзмәсе шәһәребезнең мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әйләнәчәк. Ул 15 августка кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре