Газетага язылу

Казан шәһәрендә тимераякта шуу өчен 105 урын әзерләнәчәк

Кыш көне Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын булдырылачак. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Казанда кыш – зур спорт вакыйгалары чоры», – дип белдерде Гарипов.

Ул билгеләп үткәнчә, тиздән тимераякта массакүләм шуу сезоны башлана. «Хезмәт резервлары» стадионында инде боз салуга әзерләнәләр, ә Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында булачак чемпионнар инде шуа», – дип белдерде комитет башлыгы.

Гарипов өстәп әйткәнчә, 26 ноябрьдә яңартылган «Ракета» стадионында туплы хоккей буенча Россиянең беренче өй чемпионаты узачак.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, кышкы сезон дәвамында Казанда чаңгы спорты, хоккей, тимераякта шуу спорты һәм башка бик күп кышкы дисциплиналар буенча күпсанлы ярышлар узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре