Казан сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләр исемлегенә керде

Казан бу җәйдә сәяхәтләр өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре исемлегендә дүртенче урынны алды. Бу хакта OneTwoTrip сервисы тикшеренүләренә таянып «Реальное время» яза. 

Россиялеләр еш кына Мәскәүне (барлык броньларның 18,6%) һәм Санкт-Петербургны (15,6%) сайлаган. Адлер белән беррәттән, (3,7%)  Казан иң күп йөри торган 10 шәһәр арасына кергән. Кечкенә шәһәрләргә дә кызыксыну арта икән: Рыбинск 2,7 тапкыр популярлашкан.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россия халкының 43% ялгыз сәяхәт итүне өстен күргән, ә чит илләргә күбрәк парлап сәяхәт иткәннәр. Ял итүнең уртача озынлыгы чит илдә дүрт көн һәм Россиядә 2,4 көн тәшкил итә.

Статистика буенча, сәяхәтләрнең 80% эчке маршрутларга туры килә, бу туган ил буенча сәяхәтләргә кызыксыну артуын раслый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре