Газетага язылу

Җәяүлеләр кичүе ишелү сәбәпле, Казан – Шәмәрдән юлының бер өлешен урап узарга кирәк булачак

Казан – Шәмәрдән юлында җәяүлеләргә юл аша чыгу өчен салынган җир өсте корылмасы җимерелгәнлектән, юлның бу өлеше ябылу сәбәпле, Иске Кощаково тирәсендә урау юл оештырылган.

Питрәч районы хакимиятендә юлның ябык өлеше яныннан ничек узарга икәнен аңлатканнар.

Казаннан килүче йөртүчеләргә М-7 юлы аша Колай һәм Питрәч авыллары аша узарга, шуннан соң юлга кире әйләнеп кайтырга. Казанга таба баручыларга исә ябык юл өлешен урап узу өчен Ленино-Кокушкино авылы аша Питрәчкә кадәр барырга, шуннан соң Казан юнәлешендә “М-7” юлына чыгарга тәкъдим ителә.

Йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруны, тизлек режимын саклауны һәм юлларда игътибарлы булуны сорыйлар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре