Газетага язылу

«Казан Саммит үткәрүгә 20 ел барды»

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтүенчә, Казан саммит үткәрүгә 20 ел барды.

"Шәһәрдә югары дәрәҗәдәге инфраструктура барлыкка килүгә нигез 2005 елда - Казанның меңьеллыгында салынды. Ел саен шәһәргә ниндидер яңалык өстәлеп торды", - диде ул.

Игорь Савельев әйтүенчә, саммит оештыруга бәйле республика алдында куелган барлык бурычлар да үтәлде. "Татарстан Рәисе "баскан килеш очрашу" форматында саммитка килгән бөтен дәүләт башлыклары белән дә диярлек күреште", - диде Игорь Савельев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре