Казан сентябрьдә ял итү өчен иң арзанлы шәһәрләр бишлегенә кергән

Кара диңгез яры буенда урнашкан курортлар, аерым алганда, Краснодар крае һәм Кырым курортлары сентябрьдә ял итү өчен иң арзанлы юнәлешләр исәбенә кергән. Бу якларга самолетта очу бәясе 30 процентка кадәр арзанайган. Казан да арзанлы юнәлешләр исәбенә кергән. Россия Туриндустрия брлеге вице-президенты Юрий Барзыкин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Бәрхет сезоны дәвам итә. Әмма самолетта очу хакы, августтагы “пик” чорыннан соң, төшә, шуңа күрә Кара диңгез буе курортларына ихтыяҗ зур”, – дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Икенче урында – Минеральные воды.
“Алар ел әйләнәсе эшли. Әлегә һава торышы әйбәт булганлыктан, анда барырга теләүчеләр бик күп. Хәер, бу юнәлешкә октябрь урталарына кадәр кеше күп йөри”. – дип билгеләп үткән Барзыкин.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе – өченче, Санкт-Петербург – дүртенче урынга чыккан. Ә инде Казан мондый юнәлешләр арасында бишенче урынны алган.

“Татарстан, Казанның бишлеккә керүе сәбәбе сентябрь һәм октябрьдә анда эшлекле программаларның – форум, конгрессларның күп көтелүенә дә бәйле. Моннан тыш бу төбәккә барып кайтуы бик уңайлы”, – дип билгеләп үткән Барзыкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре