Казан суды “Аркадия” теплоходында сәяхәт оештыручыны изоляторда калдырган

Аңа карата җәза чарасын сайлап алу өчен тикшерүчеләрнең дәлилләре җитмәгән.
Казанның Мәскәү районы суды “Аркадия” теплоходында сәяхәт оештыручы бизнесмен Владимир Казаковка карата җәза чарасын сайлауны кичектергән. Теплоходның узган якшәмбедә Иделдә батуын искә төшерик. Тикшерүчеләр бизнесменны өй арестына җибәрүне күздә тоткан булган.

Җәза чарасын сайлап алу өчен тикшерүчеләргә дәлилләр җитмәгән. Шул сәбәпле прокуратура, арестны кичектереп, тоткарланган бизнесменны 72 сәгатькә изоляторда калдыруны сораган. Казаков изоляторда инде ике көн үткәргән.

Бизнесмен үзе суд карарына риза түгел. Гаебен тануы сәбәпле, изолятордан чыгаруны сораган.
– Беренче тапкыр шундый хәлдә калдым. Кемгәдер зыян китерү максатыннан түгел, ә изге нияттән эш иттем. Үз гаиләм янына кайтасым килә. Барысын да аңладым. Таләп куелуга ук тикшерүче янына киләчәкмен, – дип мөрәҗәгать иткән ул судка.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре